Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Кече Чегодайдан СВО ветеранының тәнендәге мина кыйпылчыклары һава торышына бик сизгер

Үзе авыр яралы булып та, авыртуны бастыра торган дарулар кулланып, Алексей Кириллов яралы иптәшен яу кырыннан алып чыга. Якташыбызны “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр.

Алексей Кириллов Алабугадагы тулай торакка дошманнар җибәргән дрон төшкәч, әлеге хәлләрдән соң хәрби контракт төзергә була. Хәрби операция зонасында ике генә атна эчендә дә ике тапкыр зур бәрелештә, үзе әйткәнчә, ике “заход”та катнаша. Умыртка сөяге, аягы, кулы, бите яралана.

Алексей Кириллов 1997-1999 елларда армия сафларында хезмәт иткәндә, Ерак Көнчыгышта  разведкада (разведбат оперативного назначения) чыныгу алган кеше. Районда 24 ел коткаручы-янгын сүндерүче булып эшләде. СВОда хәрби бәрелешләр вакытында да иптәшләренә ярдәмгә килергә, аларны коткарырга туры килә.

–300ле төшенчәсен ишеткәнегез бардыр инде, аның “300 серый” дигәне бар – ягъни авыр яралы. Мин дә шундый идем, – ди ул. –Поезд белән генә түгел, самолет белән бик тиз арада Ростовтан Екатеринбургка алып киттеләр. Анда бик яхшы табиб туры килде. Ял, бәйрәм көннәрендә дә, дежур врачка гына салынмыйча, һәркөнне үзе килеп карады, дәвалады, аякка бастырды.

СВО ветераны инде барлыгы дүрт госпитальдә ятып чыккан, дәвалар алган. Сәламәтлеге буенча аны “комиссовать” иткәннәр.

–Сугыш сугыш инде. 40 минут буе дошманның бертуктамый аткан “миномет яңгыры” астында ятарга туры килде, өскә “кассетный” бомбалар да яуды, – дип сөйли Алексей Павлович.

–Хәзер бар максатым – сәламәтлегемне ныгыту. Бигрәк тә кул сызлый – барометр сыман, һава торышының үзгәрешенә сизгер,  тәннән кыйпылчыклар да чыга башлады, – дип дәвам итте ул.

Якташыбыз күптән түгел РФ Социаль фондының район бүлеге юлламасы буенча Саратов өлкәсенең Балаково шәһәренәдәге санаторийга барып кайткан.

–Барысы да бушлай, юл чыгымнарын да капладылар. 21 көн дәваландым, рәхмәт, искиткеч ошады: көненә тугызар процедура – массажлар, су процедуралары, балчык белән җылыту (грязелечение), әле тагын бассейн да бар. Әлеге тернәкләндерү үзәгендә булып кайтканнан соң хәлем шактый яхшырды, – ди Алексей Кириллов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев