Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Чирмешәннән хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтергә район башлыгы да киткән

Чирмешәнлеләр махсус хәрби операциядәге якташларга чираттагы гуманитар ярдәм озатты. Район башлыгы Рамил Айбатов та юлга кузгалган. Бу аның махсус хәрби операция зонасына бишенче сәфәре.

Якташлар гуманитар ярдәм белән әүвәл Луганск, аннан соң Донецк һәм Запорожье юнәлешенә юл алды. Егетләргә районнан «Шевроле - Нива» автомобиле, КамАЗ автомобильләренә аккумуляторлар барып ирешәчәк. Сугышчыларга шулай ук көндәлек кирәк-яраклар, маскет челтәрләре, генераторлар, шәхси гигиена әйберләре һәм медикаментлар да җибәргәннәр. Якташларыбызга атаулы аерым «посылкалар» да бар. Әлеге гуманитар йөкне туплауга байтак райондашыбыз үз өлешен кертте.

 Аларны «Чирмешән» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Риф Зарипов, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов, Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Ренат Сибгатуллин, финанс-бюджет палатасы рәисе Радик Харисов илтә киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев