Чирмешәндә “Гаиләм –нык тылым” проекты тәмам
“Орион” яшьләр үзәгенә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның тормыш иптәшләрен, балаларын “Без бергә булганда җиңелмибез!” дип аталган гаилә бәйрәменә чакырдылар.
“Гаиләм – нык тылым” грант проектын ябу чарасына дистәләгән кунак җыелды. Балалар өчен төрле уеннар оештырылды, мастер-класслар эшләде, әниләр дә үзләре өчен шөгыль тапты. Кунаклар чәй табыны артында ял итеп, концерт номерлары карадылар, кызыклы уеннарда катнаштылар. Оештыручылар иң актив гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәмгә килгән бер бала да бүләксез калмады.
-Проект кысаларында оештырылган чараларның барысында да катнашырга тырыштык, ике кызым белән йөрдек, - ди Чирмешәннән Татьяна Магданова. – Балчыктан савыт ясау буенча мастер-класс аеруча ошады. Киптергәннән соң аларны әле күрмәдек, бу мизгелләрне балалар түземсезлек белән көтә.
Әлеге социаль әһәмияткә ия проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Максаты: махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә психологик һәм рухи ярдәм күрсәтү. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның якыннарын төрле чараларга чакырып, берничә сәгатькә булса да аларны борчу-мәшәкатьләрдән арындырып тору өчен “Яшьтәш” клубы хезмәткәрләре 45 чара оештырганнар.

-Дөрестән дә, бу проект берничә сәгатькә булса да башыбыздагы уйларыбыздан арынып торырга ярдәм итте, - ди улы махсус хәрби операциядә катнашучы Лилия Селезнева. – Без проектта кызым белән катнаштык. Балчыктан эшләнмәләр ясау мастер-классында вакытның узганын да сизми калдык. Рәхмәт оештыручыларга, һәр очрашуда безне яңа нәрсәләр белән гаҗәпләндерделәр.
“Орион” яшьләр үзәге директоры Диләфрүз Максумова сүзләренә караганда, “Гаиләм – нык тылым” проекты ел дәвамында эшләгән.

-Чаралар “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы базасында узды. Психологик тренингларда, мастер-классларда һәм йога дәресләрендә йөзләгән чирмешәнле катнашты, - диде ул. - Анда безнең сугышчыларның хатыннары гына түгел, балалары да катнашты. Балалар һәм яшүсмерләр өчен “Минем әти - Герой!” рәсем конкурсы, “Без солдатлар династиясеннән” хәрби-патриотик уены, “Әнигә - бүләк” мастер-классы, төрле технологияләр кулланып психологик дәресләр һәм чүлмәк ясау буенча мастер-класслар узды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев