Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Батыр якташлар бүләге

Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган өч райондашыбызның якыннарына дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

Район үзәгендә Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан узган тантаналы чарада СВО зонасында һәлак булган якташларыбызны искә алып, аларның берничәсенең дәүләт бүләкләрен гаиләләренә, якыннарына тапшырдылар.

Россия Президенты Указы белән Бәркәтә авылыннан сержант Наил Сираҗетдин улы Әхмәтҗанов (үлгәннән соң) Батырлык ордены белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген мәрхүмнең әнисе Халимә Галимҗан кызы Әхмәтҗановага тапшырылды.

Шулай ук РФ Президенты Указы белән Лагерка авылыннан гвардия рядовое Сергей Анатольевич Васильев (үлгәннән соң) Жуков медаленә лаек булган. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Чирмешән һәм Аксубай районнары комиссары Рушан Даутов бүләкне батыр якташыбызның хатыны Наталья Ивановна Васильевага тапшырдылар.

Мәңгелек ут янындагы чарада Чирмешәннән Зинаида Дмитриевна Григорьевага улы, гвардия сержанты Михаил Николаевич Григорьевның (үлгәннән соң), “СВОда катнашучы) медале тапшырылды.

 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев