Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Югары Кәминкә ветеранына ярдәмче кирәк

Югары Кәминкә авылында яшәүче Әсхәт Сафинга социаль хезмәткәр ярдәме кирәк.

Мин кеше ярдәменә мохтаҗ, 83 яшемдә ялгыз яшим. Төрле чаклар була, авырып та китәсең, коммуналь хезмәтләр өчен дә вакытында түләп барырга кирәк, почтага да ерак. Шушы эшләрдә булышу өчен миңа социаль хезмәткәр кирәк.

Әсхәт Сафин.

Югары Кәминкә авылы.

Әлеге хатка җавап алу өчен “Изге йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Фирдәүс Морадыймовага мөрәҗәгать иттек. “Моңа кадәр, Әсхәт Сафинга безнең социаль хезмәткәр Гөлназ Зиннурова, Лашманнан Кызыл Яр поселогына килеп, хезмәт күрсәтте. Әсхәт абый 1 июньнән яшәү урынын үзгәртте, ул хәзер Югары Кәминкәдә яши. Әлегә бу авылда аңа социаль хезмәткәр эзлибез. Бу клиентыбызнең пенсия фонды аша билгеләнгән караучысы бар. Хөкүмәтебез 80 яшьтән узганнарны караучыга, тәрбияләүчегә ай саен 1200 сум пособие акчасы түли, шул исәптән Әсхәт абыйныкына да," - диде ул.

Кадрия Гамирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев