Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безгә язалар

Яшәүчедә хат ташучы булмавы кызганыч

Безнең кебек өлкән буын кешесе өчен газеталар хәбәр җиткерүче төп чыганак булып тора. Авыл кешесенә район хәбәрләре аеруча тансык.

“Безнең Чирмешән”не көтеп алабыз, андагы яңалыкларны свежий килеш укый аламавыбыз гына кызганыч. Авылыбызда хат ташучы юк, газетаны пенсия акчалары биргәндә, айга берничә тапкыр гына, берничә санны бергә китерәләр.

Район газетасы күпме танышлар турында хәбәр җиткерә, районда булган һәм булачак чаралар турында да “Безнең Чирмешән”нән беләбез. Авылдашлар, якыннар турындагы мәкаләләр аеруча күңелгә якын, андыйлар кат-кат та укыйбыз. Ә кечкенә генә Яшәүчедә күпме уңган халык яши, мал асрап, бакча үстереп көн күрәләр.

Фаил Мортазин.

Яшәүче авылы.

Фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев