Мәчетләребездә күптәннән көтеп алынган вәгазь, уку дәресләре, ифтар мәҗлесләре, корбан ашлары уздыру традициясе янә башланды. Пандемия белән бәйле болар бер мәл үткәрелмәгән иде. Хәзер, Ходайга шөкер, әкрен генә бер-беребез белән очрашулар булып тора.
Узган атнада Хәбир хәзрәт һәрбарчабызны Мөшбикә мәчетенә Корбан ашы мәҗлесенә дәште. Монда олысы, кечесе җыелды. Бер-беребезне сагынганбыз, очрашуларга нык сусаганбыз икән. Хәбир хәзрәт безгә бик кирәкле, күңелләребезгә, йөрәгебезгә үтеп керердәй вәгазь сөйләде, аның һәрбер сүзен йотып баргандай тыңладык.

Вәгазьгә 120-150 кеше килгән иде. Хәзрәт: “Тиздән укулар башлана, Аллаһы теләсә, һәрбарчабызны көтеп калабыз,” - диеп ачык йөз белән безне озатып калды.
Һәрбарчагызга исәнлек-саулык, җан тынычлыгы теләп, якташларымны якынлашып килүче Өлкәннәр көне белән котлыйм.
Гөлшат Фәсхетдинова.
Чирмешән авылы.
Нет комментариев