Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Владимир Путин Яңа ел бәйрәмен кайда каршылый

Президент әлеге бәйрәмне командировкада билгеләп үткән очраклар да була икән.

Русия Президенты Владимир Путин Яңа елны, гадәттә, тыйнак кына итеп, туганнары һәм якыннары белән каршы ала. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.Президент әлеге бәйрәмне командировкада билгеләп үткән очраклар да була икән. «Ул Яңа елны берничә тапкыр илебезнең төрле почмакларында каршы алды. Мисал өчен, ул бер елны бәйрәмне Хабаровскида билгеләп үткән иде», - ди Кремль вәкиле.«Әгәр графигында эшлекле сәфәрләр каралмаса, Президент Яңа елны өендә, тыйнак кына итеп, туганнары һәм дуслары белән каршы алуны хуп күрә», - ди Дмитрий Песков.

Чыганак

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев