Витаминлы коктейль
Белеп торыгыз

Витаминлы коктейль

Кабак файдалы матдәләргә бик бай.

10 аш кашыгы согы чыгарлык итеп, кабакны вак тишекле угычта уыгыз (блендерда вакларга да була), согын аерып алыгыз. Шуңа уртача зурлыктагы 2 суганның согын, угычта уылган 4 алма боламыгын кушыгыз. 2 аш кашыгы бал да өстәп, миксер яки блендер белән әйбәтләп күпертегез. Бу коктейльне көнгә 4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчегез. Ашар алдыннан эчсәгез, яхшырак. Катнашманы суыткычта саклагыз.
Даими куллансагыз, иммунитетыгыз нык булыр.

Чыганак

Фото pixabay.com


Нет комментариев