Утызимәнлеләр газета-журналлар укырга ярата
Утыз Имән һәм Кызыл Чишмә халкы матбугат басмаларын гел вакытында укыйлар. Хат ташучылар газета-журналларны көнендә, сәгате-минуты белән китереп җиткерәләр.
Утыз Имән элемтә бүлекчәсе ике авылга (Утыз Имән, Кызыл Чишмә) хезмәт күрсәтә, бу яртыеллыкта аларга 77 данә “Безнең Чирмешән” газетасы китерәләр, бу елның икенче яртысына әлегә 65 заказ карточкасы тутырганнар. Республика басмаларына язылучылар да күп. Планнары үтәлү алдында.
-Кызыл Чишмә авылының 4 йортында гына ел әйләнәсе кеше яши. Бу хуҗаларның берсенең дә почта тартмасы буш тормый, барысы да район газетасы алдыра. 85 яшьлек Нурҗамал Мөхәррәмовага өч төрле басма илтәм, - ди Утыз Имән элемтә бүлекчәсе начальнигы Мөнирә Шакирова. – Гомумән, бездә газета-журнал укырга яраталар, күпчелек, матбугат басмаларына яздыру кампаниясе башлану белән заказ карточкалары тутырырга гадәтләнгән. Ташламалы яздыру чорында халык аеруча актив була.
Утыз Имән авылы халкына ике хат ташучы хезмәт күрсәтә. Зөлфия Мортазинаның бу өлкәдә тәҗрибәсе зур, инде 15 ел авылдашларын сөендереп эшли. Гөлсинә Гыйниятуллина да, әле бер ел гына эшләсә дә, көннән-көн остара, халык белән уртак тел таба белә. Алар матбугатка язылу чорында авылдашларының өйләренә барып заказ карточкалары тутыра, ташламалы яздыру декадасын исләренә төшереп торалар.
-Безнең хат ташучыларыбыз бик өлгер, матбугат басмаларын төгәл көнендә, вакытында китерәләр. Бу бик җайлы. Газеталарны үзем дә почта тартмасында озак тотмыйм, свежий килеш укырга яратам, - ди Самат Ризванов.
Илдар Минвәлиев, Вахит Моксинов, Миңлегөл Насыйбуллиналар гаиләләре 6-7 төрле басмага язылалар. Сирень Фәттахова да газета-журналларны күп алдыра.
Фото: Кадыр Гомәров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев