Ульяновка авыл җирлеге башлыгы колхозчы ветераннарга район газетасы бүләк итте
Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов чираттагы газета-журналларга яздыру кампаниясе кысаларында быел да “Подписка бүләк ит!” акциясенә кушылды.
Гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, колхозда хезмәт куйган якташларын ул 2026 елның беренче яртыеллыгына “Наш Черемшан” газетасына яздырды. Аңа бик зур рәхмәт.
Ульяновка авылында яшәүче, “Ворошилов” колхозының 90 яшь белән баручы, элеккеге сыер савучылары Зинаида Филимонова һәм Людмила Никитиналар киләсе елда да Самат Зәки улы бүләк иткән район газетасын укыячаклар. Саминовка авылында гомер итүче Елизавета Герасимовага, Сосновкадан Александра Григорьевага һәм Девичья Полянадан Лидия Харитоноваларга да яңа елда бүләк газеталар киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев