Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Түбән Кәминкә авылының да китабы булачак

Түбән Кәминкә авылы турындагы китап нәшрияткә тапшырылган, аны бастырганчы берникадәр төзәтмәләр генә кертәсе калган. Ул быел укучылар кулына барып җитәр дип өметләнәләр.

–Китап язуга өч ел элек керештек. Бу минем күптәнге хыялым иде. Материаллар туплауда авылдашларның өлеше зур. Архивлардан табылган мәгълүматлар да күп, – диде бу эшнең инициаторы һәм башлап йөрүчеләрнең берсе Миңсылу Закирова. –Җыелган материалларны туплап, китапны Дамир Таҗиев язды. Рәхмәт, ул авылыбыз турында байтак мәгълүмат җыйган.

Архив материалларыннан күренгәнчә, авылга 1725 елда нигез салынган, димәк, киләсе елда Түбән Кәминкәгә 300 ел була.
Китапны 250 данә тираж белән бастырырга ниятлиләр. Һәр гаилә тарихы язылган, фоторәсемнәр белән баетылган басма 630 битле булачак. Китап язу чыгымнарын авыл халкы күтәргән, ике елда барлыгы 431 мең 650 сум акча җыелган. Кем күпме булдыра алган, шулкадәр үз өлешен керткән. Якташларыбыз арасында 30-35әр мең сум акча күчерүчеләр дә бар.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев