Татарстандагы уртача пенсия күләмен исәпләгәннәр
Татарстанда 2024 елның 1 июненә уртача пенсия акчалата күрсәткечтә 20 768 сум тәшкил итә.
Республикада яшәүче эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе – 17 957 сум, ә эшләмәүчеләрнеке 21 430 сум тәшкил итә. Мондый мәгълүматлар Росстат статистикасында урын алган.
Агымдагы елның 1 июненә Идел буе федераль округы буенча уртача пенсия 20 321 сум тәшкил итә, эшләүче пенсионерларның пенсиясе якынча 17 742 сум исәпләнгән, ә эшләмәүчеләрнеке – 20 971 сум.
Бу саннар – Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминият фонды (алга таба – РПФ) системасында исәптә торучы пенсионерларга билгеләнгән номиналь чагылыштагы пенсиянең уртача күләме, дип төгәлләштерелә. Ул билгеләнгән пенсияләрнең гомуми суммасын РПФ системасында исәптә торучы пенсионерлар санына бүлү белән исәпләнә.
Россиядә бу елның 1 апреленә уртача пенсия 20 941 сум тәшкил иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев