Шешминка врачлык амбулаториясенә күрше авыллардан да киләләр
Белеп торыгыз

Шешминка врачлык амбулаториясенә күрше авыллардан да киләләр

Шешминка врачлык амбулаториясе тугыз авылда яшәүче меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә.

Авыруларны өч медицина хезмәткәре - фельдшер, процедуралар үткәрүче һәм балаларга хезмәт күрсәтүче шәфкать туташлары дәвалый.

Амбулаториядә көндезге стационарда дәваланучылар өчен биш урын, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым ике палата бар.

-Врач Дамир Мингатин һәр чәршәмбе авыруларны авылга килеп кабул итә, кирәк очракта дәвалау курсы билгели, -ди фельдшер Людмила Тимохина. – Күрше Түбән Кармалка, Мордва Афонькәсе, Лагерка, Андреевка, Чумачка һәм башка якын тирәдәге авыллардан килеп тә укол, система алучылар була, биш урынның берсенең дә буш торганы юк. Хезмәт шартларыбыз бик яхшы, җылы, бөтен уңайлыклар бар. 2013нче елдан бирле яңа урында эшлибез бит. Авыл уртасында булгач, халыкка да бик уңай.

Медицина пунктына көн саен уртача 7-8 кеше мөрәҗәгать итә. Авыруларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр.

Людмила Анатольевна инде 26 ел авыл халкына хезмәт күрсәтә. Элек Шешминка больницасында процедуралар үткәрүче шәфкать туташы булып эшләгән, соңгы елларда фельдшер вазыйфасын башкара. Авылдашлары аны  хөрмәт итәләр, моңа лаек та, халык белән уртак тел табып, зур җаваплылыктоеп эшли.

 

 


Нет комментариев