Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча максималь пособие 955 мең сумга җиткән
Россиядә йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь күләме 2026 елда якынча 955 мең сум тәшкил итә.
Пособие бала туганчы эшләүче хатын-кызларга түләнә. Аның күләме соңгы ике елдагы хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә, ә финанслау хезмәткәр өчен эш бирүче күчергән иминият кертемнәре хисабына башкарыла.
Социаль фондта шулай ук 2025 елдан башлап студент һәм аспирантлар өчен йөклелек һәм бала табу буенча пособие күләме дүрт тапкырга артуын искә төшерделәр. Хәзер ил буенча көндезге уку формасындагы студент кызларга мондый түләүнең уртача күләме 100 мең сумга якын тәшкил итә.
2025 елның 1 сентябреннән көндезге уку формасындагы студент кызларга пособие региональ яшәү минимумы күләменнән чыгып исәпләнә һәм декрет ялының бөтен чоры өчен бер мәртәбә түләнә.
Йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләү «Гаилә» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев