Кичә, ягъни 1 апрель көнне "Безнең Чирмешән" сайтында район газетасының туган көненә вертолет бүләк итү турындагы хәбәр райондашларыбызны битараф калдырмады.
Билгеле инде, бу Көлке көне шаяртуы гына иде. Күпләр юморны аңлаган, хәтта шалтыратып, вертолетыгызга пилот кирәкмиме, мине эшкә алмассызмы икән, дип шаяртучылар да булды.
Ә менә район газетасының 31 март...
Кичә, ягъни 1 апрель көнне "Безнең Чирмешән" сайтында район газетасының туган көненә вертолет бүләк итү турындагы хәбәр райондашларыбызны битараф калдырмады.
Билгеле инде, бу Көлке көне шаяртуы гына иде. Күпләр юморны аңлаган, хәтта шалтыратып, вертолетыгызга пилот кирәкмиме, мине эшкә алмассызмы икән, дип шаяртучылар да булды.
Ә менә район газетасының 31 март көнне туган көне булуы хак. Бу уңайдан укучыларыбыздан бик күп тәбрикләүләр, матур теләкләр кабул иттек. Котлауларыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле газета һәм сайт укучыларыбыз, киләчәктә дә бергә булыйк, имин яшик!
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
Нет комментариев