Пылау тәмле булсын, дисәң...
Белеп торыгыз

Пылау тәмле булсын, дисәң...

Урта Азия халкының яратып әзерләгән ризыгы пылауны һәркем телне йотарлык итеп әзерли белми. Ул тәмле, таралып торучан килеп чыксын өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

* Пылау чуен чүлмәктә тәмле пешә.
* Дөге пылау өчен махсус булырга тиеш. Аны учка салып, уып карагыз. Әгәр дөге үтәкүренмәлегә әйләнә икән, димәк, анда крахмал аз. Шуңа да ярма бер-берсенә ябышмаячак.
* Пылау өчен иң яхшысы — бәрән ите. 
* Кишерне кыргычтан үткәрмәгез. Аны озынчалап турарга кирәк.
* Тоз һәм тәмләткеч­ләр­не зирвак яисә шулпа яртылаш әзер булгач салсаң яхшырак. 
* Шулпаны талгын утта никадәр озак кайнатасың, ул шулкадәр тәмлерәк булачак.
* Зираны учта уып салсаң, аның хуш исе ныграк таралачак.
* Дәфнә яфрагы пылау­ның тәмен боза, ул бу ризыкка бөтенләй туры килми. 

Дөгене әзер булганчы һәм газны сүндергәннән соң ярты сәгать чамасы бутарга ярамый.

https://kiziltan.rbsmi.ru

фото:


Нет комментариев