Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пенсия тупланмасын варислар алачак

Россия Пенсия фондының Чирмешән районындагы идарәсенә агымдагы елда, гомере чикләнгән иминиятләнүчеләрнең пенсия тупланмасын түләүне сорап, аларның туганнары - 20 варис гариза белән мөрәҗәгать иткән (2011 елда - 62). Шунысын искәртеп үтү урынлы булыр, пенсия тупланмалары мәрхүмгә хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше билгеләнмәгән очракта гына түләнелә. Варислар иминиятләнгән затның вафат булуына 6...

Россия Пенсия фондының Чирмешән районындагы идарәсенә агымдагы елда, гомере чикләнгән иминиятләнүчеләрнең пенсия тупланмасын түләүне сорап, аларның туганнары - 20 варис гариза белән мөрәҗәгать иткән (2011 елда - 62).


Шунысын искәртеп үтү урынлы булыр, пенсия тупланмалары мәрхүмгә хезмәт пенсиясенең тупланма өлеше билгеләнмәгән очракта гына түләнелә. Варислар иминиятләнгән затның вафат булуына 6 ай тулганчы гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиешләр.Варислар итеп беренче чиратта мәрхүмнең балалары (уллыкка алынганнары да), тормыш иптәше һәм ата-анасы таныла. Әгәр мондый якыннары юк икән, тупланма икенче чират варисларга - ир яки кыз туганнарына, бабасына яки әбисенә, яисә оныгына түләнә.

Әгәр дә мәрхүм Пенсияне дәүләт финанслашуы программасында катнашкан икән, программа кысаларындагы һәм дәүләт финанслашуы аркылы кергән акчалар барысы да вариска түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Пенсия фонды