Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Пенсионерларны тигезләү бүтән булмаячак

2015 елның 1 январеннан пенсия күләмен исәпләүнең яңа алымы кертелә. Картлык буенча пенсия күләме элеккечә иминиятләү кертемнәренә бәйле булачак. Картлык буенча хезмәт пенсиясе ике өлештән - иминиятләү һәм тупланма пенсиядән торачак. Яңа формула буенча һәр ел өчен пенсия хокуклары балларда - шәхси пенсия коэффициентларында язылып барачак. Иминиятләү пенсиясен санаганда һәр...

2015 елның 1 январеннан пенсия күләмен исәпләүнең яңа алымы кертелә.

Картлык буенча пенсия күләме элеккечә иминиятләү кертемнәренә бәйле булачак. Картлык буенча хезмәт пенсиясе ике өлештән - иминиятләү һәм тупланма пенсиядән торачак.
Яңа формула буенча һәр ел өчен пенсия хокуклары балларда - шәхси пенсия коэффициентларында язылып барачак. Иминиятләү пенсиясен санаганда һәр елның пенсия коэффициентлары кушыла. Кешенең хезмәт хакы югары булган саен баллар да күбрәк була.
Еллык индивидуаль пенсия коэффициенты эш бирүче тарафыннан пенсиянең иминиятләү өлешенә түләнгән кертемнәр суммасының һәм закон буенча максималь кертем түләнергә тиешле хезмәт хакыннан иминият кертемнәренең 10га тапкырланган суммасы чагыштырмасына тигез. Бер елга максималь баллар саны - 10. Бер баллның бәясе инфляциягә һәм Пенсия фонды керемнәренә карап ел саен артачак. 2015 елга аның күләме 64,1 сум итеп билгеләнде.
Билгеләнгән түләү - бүгенге пенсиянең теркәлгән база күләме аналогы. Ул 2015 елда 3935 сум тәшкил итәчәк. 80 яшькә җиткән кешеләргә яисә I төркем инвалидларына ул икеләтә күләмдә түләнә. Хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларын караучы затларга ул һәр әгъза өчен өчтән бер өлеш күләменә арттырыла, ләкин өч кешедән күбрәк булмаска тиеш.
Билгеләнгән түләүне арттыруның үзенчәлекләре дә бар. Мәсәлән, авыл хуҗалыгында кимендә 30 ел эшләгән, авыл җирендә яшәүче һәм эшләмәүче гражданнарга 2016 елдан андый түләү 25 процентка күбрәк бирелә (3935 сумның 25 проценты = 983,75 сумга арта).
Пенсия тупланмаларын санау һәм түләү тәртибе үзгәрми. Пенсиянең тупланма өлешен исәпләп чыгару өчен тупланма өлеш суммасы пенсия түләнергә тиешле көтелгән чорга ("дожитие", 228 ай яки 19 ел) бүленә.
Яңа кагыйдәләр буенча иминиятләү пенсиясе алу өчен кимендә 15 ел иминият стажы (ул бүген 5 ел), 30 балл булырга кирәк.
Бу шартлар акрынлап кертеләчәк. Минималь стажга таләпләр буенча ел саен 1әр ел (2015 елда 6 ел, 2016да 7 ел һ.б.) өстәлеп барачак. Шулай ук минималь баллар да акрынлап артырга тиеш (2015 елда 6,6 баллдан 2025 елга 30 баллга кадәр).
Хәзерге вакытта кеше пенсиягә уртача 34 еллык хезмәт стажы белән чыга. 30 балл туплау шарты хезмәт базарын легальләштерүгә һәм "ак" эш хакы алуның мөһимлегенә игътибарны арттырачак.
Иминиятләү стажына эшләгән еллар гына түгел, баланы карау ялы, хәрби хезмәттә булу, эшсезлек, инвалид балаларны яки картларны карау чорлары да кертеләчәк. Мәсәлән, хәрби хезмәттә булу чорына һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә. Пенсиягә чыгу яше үзгәрешсез кала. Ләкин лаеклы ялга чыгу вакыты җиткәннән соң да кеше пенсияне исәпләтү өчен күпме соңрак мөрәҗәгать итсә, шулкадәр аңа файдалырак була. Иминиятләү пенсиясе һәм билгеләнгән түләү суммасы һәр ел саен тиешле коэффициентларга (премия балларына) артып барачак.
Пенсияләрне яңача исәпләтү тәртибе турында тулырак Пенсия фондының район идарәсендә белешергә мөмкин.
Гөлфия Гыймранова,
РФ Пенсия фондының район идарәсе начальнигы.
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Пенсия фонды