Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мүк җиләге дарудан да файдалы

Мүк җиләгенең җимеше генә түгел, кабыгы да файдалы. Углевод һәм клетчаткага бай булган бу җимеш кайчак сәламәтлеккә даруларга караганда да ныграк ярдәм итә ала.

1. Мүк җиләге – витаминнар чыганагы. 100 г яңа җыелган мүк җиләгендә көнлек норманың 24 проценты кадәр С витамины бар. Ул хроник ялкынсыну процесслары килеп чыгу куркынычын киметә, кан басымын көйли, иммунитетны ныгыта, тимер үзләштерүгә булыша, шул рәвешле анемияне дә кисәтә.

2. Анда антиоксидантлар күп. Антиоксидантларның күпчелеге мүк җиләгенең кабыгында тупланган. Аларны алу өчен җиләкне тулысынча ашарга кирәк, ә сок рәвешендә кулланырга түгел.

3. Мүк җиләге сидек юлларын инфекцияләрдән саклый. Кагыйдә буларак, сидек юллары инфекциясенә (цистит, уретрит, пиелонефрит) эчәк таякчыгы сәбәпче була. Ул сидек куыгы һәм сидек юлларындагы лайлалы тышчага берегә һәм ялкынсыну китереп чыгара.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев