Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мичләрегездән ут чыгарлык түгелме?

Рәссам булмасак та, күбебез өй рәсеме ясасак, аның өстенә морҗа, аннан төтен чыга торган итеп бормалап куярга гадәтләнгән. Димәк, өйдә мич якканнар, анда җылы, рәхәт. Мичең, морҗаң төзек булса, әлбәттә. Янгын күзәтчелеге белгечләренең кышка керер алдыннан мичләрне, морҗаларны тикшереп чыгарга кирәклеген кат-кат искә төшерүләре юкка түгел инде. Әнә узган атналарның...

Рәссам булмасак та, күбебез өй рәсеме ясасак, аның өстенә морҗа, аннан төтен чыга торган итеп бормалап куярга гадәтләнгән. Димәк, өйдә мич якканнар, анда җылы, рәхәт. Мичең, морҗаң төзек булса, әлбәттә.

Янгын күзәтчелеге белгечләренең кышка керер алдыннан мичләрне, морҗаларны тикшереп чыгарга кирәклеген кат-кат искә төшерүләре юкка түгел инде. Әнә узган атналарның берсендә Чаллыда дачада мунча яккан дүрт кеше янгында янып үлгән. Фаҗига мич морҗасы төзек булмау сәбәпле чыккан, диләр.
-Гомумән, көзге-кышкы чорда янгын казаларының артуы күзәтелә. Салкынайту белән халык мичләр, җылыткычлар кабыза башлый. Тик кайберәүләр куркынычсызлык кагыйдәләрен оныталар, я электр җиһазлары яраксыз була, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.
Соңыннан үкенергә калмасын өчен, янгын күзәтчелеге белгечләре мичләрне тагын карап алырга киңәш итә. Морҗаларда ялкын чыгардай ярыклар юкмы, электр үткәргечләр, җиһазлар ышанычлымы? Иренмик, тагын күз салыйк, диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мичләр Янгын куркынычсызлыгы