Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Мичләр караучысыз калмасын

2012нче елда районыбыз территориясендә 20 янгын теркәлеп (2011дә-22), аларның икесендә - Ульяновка һәм Бәркәтә авылларында берәр кеше зыян күрде. Ут китергән казалардан матди зыян ике миллион сумнан артык. Узган елда янгыннарның күбесе шәхси хуҗалыкларда булган. 9 очракта ут чыгуның төп сәбәпләре: мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, бигрәк тә мунча...

2012нче елда районыбыз территориясендә 20 янгын теркәлеп (2011дә-22), аларның икесендә - Ульяновка һәм Бәркәтә авылларында берәр кеше зыян күрде. Ут китергән казалардан матди зыян ике миллион сумнан артык.


Узган елда янгыннарның күбесе шәхси хуҗалыкларда булган. 9 очракта ут чыгуның төп сәбәпләре: мичләрдән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, бигрәк тә мунча мичләрен артык кыздыру. Электр үткәргечләрне монтажлау кагыйдәләрен бозу, үткәргечләрдәге кыска ялганыш аркасында 10 янгын теркәлде.

Соңгы еллардагы күзәтүләр буенча, райондагы янгыннарның 80 проценты кеше факторына бәйле, ягъни мондый характердагы бәла-казалар саксызлык һәм гади генә кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Ә кышкы айларда янгыннарда кеше үлеме дә арта. Шунлыктан, якташларыбыз янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен онытмасыннар иде: тәмәке тартканда сак булырга, ватык, тузган электр приборларын кулланмаска, ягылган мичләрне каручысыз калдырмаска кирәк.

Андрей Фомин,
Чирмешән районындагы янгын күзәтчелеге бүлегенең
өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 01 хезмәте