Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Лагеркалылар Түбән Камада БПЛА һөҗүме корбаны булган авылдашлары белән хушлаштылар

Ни кызганыч, Түбән Камадагы фаҗига районыбызның тагын бер гаиләсен хәсрәтле итте.

Түбән Камада 10 августтагы БПЛА һөҗүме вакытында Артем Анатольевич Корнилов һәлак булган. Әлмәт шәһәрендә яшәүче якташыбыз Түбән Камадагы “ТАНЕКО” заводында бензовоз шоферы булып эшләгән, аның гомере эш урынында өзелгән. Мәрхүмнең хатыны, улы, кызы, әти-әнисе калды.

Артем Анатольевичны 12 августа Лагерка авылында ңирләделәр Фото: Кадрия Гамирова

  • 1990 елгы якташыбыз Лагеркада туып үскән, авыл мәктәбендә урта белем алган, Казан технология университетында һөнәр үзләштергән. 2013-2014 елларда  Санкт-Петербургта хәрби-һава көчләре гаскәрләрендә хезмәт иткән.

Корниловлар гаиләсендә өч ул үскән, Артем иң кечеләре. Артем Анатольевичны Лагерка авылында соңгы юлга озаттылар.

-Ул бик тырыш, уңган, ярдәмчел кеше иде. Авылдагы часовняны ясауда да булышты. Ул гаиләсе белән ялларда гел әти-әнисе янына кайта иде, - дип сөйләделәр күршеләре.

Мәрхүмнең хәсрәтле булган гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының олы кайгыларын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев