Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кош-корт сатып алучыларга да субсидия бирәләр

Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында савым сыерлары, кәҗәләр, өч яшьтән өлкәнрәк бияләр асраучыларның һәм яшь кош сатып алучыларның чыгымнары өлешчә капланды. Быел да инде йөзләгән кеше бу ярдәмне алды.

- Ике чиратта-отборда сыер һәм кәҗә асраучы 718 хуҗалыкка 5 миллион 346 мең 300 сум субсидия бирелде. Бу ярдәмне 1356 сыер һәм 447 кәҗә хуҗасы алды, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Рәмзия Әхтәмова. – Үткән отборларга керәмәгән шәхси хуҗалыклар аның өченчесендә документлар тапшыра.

Шәхси ярдәмче хуҗалыгында бияләр асраучы 19 кеше  72 баш атка 360 мең сум субсидия алган. Сентябрьдә тагын бер сайлап алу булачак.

Быел 30 көнгә кадәрге яшь кошлар сатып алган 26 кешегә 39 мең 30 сум субсидия бирелгән. Райондашларыбыз күбрәк каз бәпкәләре (1841) сатып алган, бройлер чебиләре – 414, күркәләр – 63,  үрдәкләр – 46. Кош-корт сатып алган, беренче отборда документларын тапшырып өлгермәгән якташларыбызны да ярдәмгә өметләндерәләр. Алар өчен икенче отбор июль ахырына планлаштырыла.

Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев