Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Казанлылар Чирмешән суганын яратканнар

Район мәгариф оешмалары Казанда узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар. Казанлылар Чирмешәннән килгән яшелчәләрне һәм башка эшләнмәләрне бик яратып сатып алганнар.

Балалар бакчалары хезмәткәрләре урама, чәк-чәк, бавырсак, колмак чүпрәсе белән салган ипи тәкъдим итсәләр, мәктәп коллективлары  тәҗрибә участокларында үстергән яшелчәләр һәм алардан эшләнгән салатлар, төрле компотлар, кайнатмалар, кагыт та алып барганнар.

-Чирмешән суганын бик тиз алып бетерделәр, сарымсакка да хуҗа тиз табылды, - диде район мәгариф бүлеге методисты Лилия Серова. –Товарларны ике мәктәп автобусы белән алып бардык.

Мәктәпләр, укучылар белән бергәләп, мәктәп яны тәҗрибә участогында үстергән яшелчәләрнең үзләреннән артканын сатып, бюджеттан тыш керем алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев