Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанда яшәүче авылдаш бүләге

Чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова авылдашларына тагын бүләк ясады – алты гаиләне “Безнең Чирмешән” газетасына яздырды.

Туймәт кызы, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы директоры  Рушания Кыяметдин кызы үткән яртыеллыкта уллары, кияүләре махсус хәрби операциядә катнашучы, яраланып кайткан авылдашларының әти-әниләрен сөендергән иде. Ә 2024 елның икенче яртыеллыгында  уллары махсус хәрби операциядә хезмәт итүче авылдашларының әти-әниләре: Розалия һәм Атлас Зариповлар, Ландыш һәм Рәмил Сәгыйровлар, Тәгъзимә һәм Дамир Тукаевлар, Ринад Нуруллин, Люция һәм Мөнир Сәхаповлар, Наилә һәм Рафик Шәһидуллиннар авылдашлары бүләк иткән район газетасын укый алачак.

Сүз уңаенда. Шәһидуллиннарның өч уллары махсус хәрби операциядә катнаша.

-Читтә яшәсәм дә, туган як хәбәрләре белән кызыксынам, алар белән газета сайты, социаль челтәрләр аша танышам, якташлар, редакция хезмәткәрләре белән дә даими элемтәдә торам, - диде Рушания Кыяметдин кызы. – Район газетасы авылдашларыма миннән бүләк булсын.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев