Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Каз үстерүчедән аны пешерү рецепты

Декабрь башында Югары Кәминкәдә каз өмәләре белән бергә күркә өмәләре дә узды. Люция Җиһаншиналар йортында, хезмәттәшләре белән җыелышып, соңгы төркем күркәләрен йолкыдылар.

Люция инде ун еллап күркә үстерә, тәҗрибәсе зур. Май урталарында сатып алган бер атналык 25 күркә бәпкәсенең 20се үскән.

-Күркәләр җылы ярата. Берәр ай аларны өйдә асрыйм, - дип тәҗрибәсе белән уртаклашты әңгәмәдәшем. – Яшь вакытларында эремчек, махсус катнашазык, ипи бирәм, бер-ике айдан бөтен нәрсәне дә ашыйлар. Вак бәрәңге пешереп, бутап салам. Аннан соң аларга яшеллек кирәк, аеруча, кычыткан яраталар. Артык кызу да ярамый икән  бу кошларга, быел авыр үстеләр, эсседә начар ашадылар. Түшкәләре 7-8 килограммнан артмады, 16-18 килограммлы булып үскән еллар да булды.

Җиһаншиннар күркә итен бик яраталар, аның шулпасы да тәмле була ди, түшкәләрне ыслатырга да бирәләр.

Быел 21 баш каз да үстергәннәр, инде аларның да тавышлары тынган, суеп бетергәннәр.

Шәһәрдә туып үскән кыз бер эштән дә курыкмый, абзарда әле дүрт баш мөгезле эре терлеге дә бар, аларны итлеккә үстерә, савым сыеры да булган, авырып киткәч кенә, аны суйганнар.

-Мин йортта, маллар янында йөрергә яратам, күркәләрнең тавышлары да ошый, матур итеп кабаралар. Хуҗаларына тимиләр, ә менә ятларны яратмыйлар, - ди Люция. – Заманында цесаркалар да үстердек.

 

Җиһаншиннар Яңа ел табынын үзләре пешергән каздан башка күз алдына да китерә алмый. Люция каз пешерүнең бик гади, җиңел рецептын газета укучыларга да тәкъдим итте.

-Каз түшкәсен пешергәнче өч тәүлек тозлы суга батырып торам. Бер чиләк суда ике кап тоз эретелә, шуңа түшкәне салам да бер тәүлек өйдә тотам, аннан соң верандага чыгарып куям, - ди Люция. – Түшкәне судан алып корытам һәм җиңсәгә (рукав) тыгып, 1-2 сәгатькә духовкага куям. Каз пешеп чыккач, җиңсәне ачып, кызарту өчен кабат мичкә тыгып алырга. Каклаган каз кебек, бик тәмле килеп чыга.

фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев