Кара Чишмә бакчачысы 5-10 төп помидорны 100гә җиткерә
Бу авылдан Ногмановларның теплицаларында кыярлары инде чәчәктә, томатлары помидорлана башлаган.
Равия Ногманова теплицага үсентеләр әзерләү эшенә гыйнвар ахырында ук керешкән – помидорлар чәчкән.
.jpeg)
4кә 10 метрлы теплицада кыяр, помидор, болгар борычы, әче борыч, редиска һәм яшел тәмлеткечләргә дә җир җитәрлек. Өч түтәлгә бүленгән теплицада һәр яшелчәнең үз урыны. Редисканы март аенда ук чәчкәннәр, алардан күптән авыз иткәннәр. Бер мәйданда уңыш картайганчы, аны икенчесенә чәчәләр, шулай итеп, көзгә кадәр редиска үстерәләр.
-Мин помидорларны күп чәчмим, быел да 5 төп үсентене 1 апрельдә теплицага чыгарып утырттым, - ди хуҗабикә. - Теплицаны көндез кояш җылыта, төнлә суына, шулай итеп үсентеләр чыныга.
.jpeg)
Бакчачы помидорларны туфракка бөтенләй диярлек батырып утырта, шулай алар нык булып үсеп китәләр. Яфрак төбеннән чыккан ботакны сындырып алып туфракка тыга, ул шунда тамыр җибәрә, шулай үсентеләр саны арта. Хәзер инде аның помидор үсентеләре иллеләп. Равия орлыктан үскән помидорларны гына теплицада калдыра, алар суыкларга кадәр пешеп утыра, ботактан үскәннәрен 15 майларда бакчага күчерә.
-Мин помидорларны ачык һавага утыртканда гына чокырларга күп итеп су салам, анан соң су сипмим, - ди Равия. - Ә теплицадагыларына су кирәк, һәр көнне иртән сибәм. Кыш көне тәрәзә төбендә дә чүлмәкләрдә помидор үстерәм. Аларны тизрәк кызарту өчен махсус сыеклык ясап сибәм. Пластик шешәгә гөл яки помидор яфраклары, пакетлы чәй салып, сулы шешәне җылы урынга куеп берничә көн тотарга һәм сибәргә кирәк.

Өйдә үстерелгән кыяр үсентеләре дә апрель башында теплицада тамыр ныгыткан. Бакчачы аның теплица өчен махсус сортларын сайлый.
-Берәр метр ара калдырып, кыярларны да, санаулы төп кенә утыртам. Алар җәелеп китеп, җеп буенча түбәгә кадәр үрмәләп үсәләр, - ди бакчачы. - Ачык һавага утырмыйм, шунда үскәннәре ашарга да, тозларга да, балаларга, туганнарга бирергә дә җитә.
Ә кыярлар су ярата, тәҗрибәле бакчачы аларның төбенә көнгә өч тапкыр су сала икән.
фото:архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев