Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе хат ташучылары өлгер эшли

Икенче яртыеллыкка матбугат басмаларына яздыру чорының яртысы узып барса да, район буенча план нибары 25 процентка гына үтәлгән. Ә “Безнең Чирмешән”-“Наш Черемшан” газеталарына 1247 заказ карточкасы тутырылган, бу планның 42 проценты.

- Газета-журналларга яздыру кампаниясе сүлпән бара. Үткән яртыеллыкның бу чорында гомум план үтәлеше 27, ә район газетасына 44 процент иде, - диде район элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова. – Подписка тәмамланырга бер айдан күбрәк кенә вакыт калып бара.

Киләсе ярты елда Югары Кәминкә, Кармыш, Күтәмә, Ивашкино элемтә бүлекчәләренә керүче авылларда район газетасын укучылар кимемәс кебек. Югары Кәминкә элемтә бүлекчәсе, әйтик, “районкага” яздыру планын 73 процентка үтәгән, Кармыш (79 процент), Ивашкино (66), Күтәмә (60) элемтә бүлекчәләрендә дә эш яхшы оештырылган. Бәркәтә һәм Казанка хат ташучылары да өлгер.

Ә менә Яңа Элмәле, Иске Элмәле, Иске Үтәмеш авылларында тулаем план үтәлеше 11-8 процент кына.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев