Иммунитетны ныгыта торган өч ризык
Белеп торыгыз

Иммунитетны ныгыта торган өч ризык

Әгәр еш салкын тия, тиз арыйсыз, йокыгыз туймый, башыгыз авырта икән, иммунитетыгызга ярдәм кирәк дигән сүз. Даруга үрелгәнче, иң элек көндәлек рационны карарга кирәк.

САРЫМСАК – иммунитетны арттыруда беренче урында тора. Аны көн саен кичке аш вакытында ике тырнак ашап куярга кирәк. Сарымсакны үзен генә дә, ашка яки салатларга кушып кулланырга да була.

ГӨМБӘ дә иммун сис­темасын стимуллаштыра. Хәтта аның кайбер төрләре яман булмаган шешләрне дә бетерә.

ШОКОЛАД – иммун системасын күтәрүдә өченче баскычта. Ул иммунитетны ныгыту белән беррәттән, кан тамыры-йөрәк сис­темасына да уңай йогынты ясый. Әмма шоколадның әче (горький) төрен кулланырга кирәк. Сөтле (молочный) төрен көненә өч шакмактан күбрәк ашарга тырышмагыз. Анысы да иртәнге аш вакытында гына.

https://akcharlak.com

фото: https://pixabay.com


Нет комментариев