Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Җимешләре витаминнан гына тора!

Йошта — бакчаларда сирәк очрый торган бик файдалы җимеш куагы. Аны бүгеннән утыртсагыз, киләсе елга ук мул уңыш бирәчәк.

Хәзер бакчачылар нинди генә җимеш агачлары һәм куаклары үстерми! Йошта— соңгы елларда бакчаларда очрый башлаган гадәти булмаган җимеш куагы. Бу — карлыган һәм крыжовник гибриды, бик матур куак, беренче карашка карлыганга охшап тора. Крыжовниктан аермалы буларак, аның кулларга кадала торган энәләре юк.

Йошта бик чыдам, бездәге кырыс кышларны да җиңел кичерә. Бу җимеш куагы, шулай ук, корылыкка чыдам, талпан һәм төрле авырулар белән зарарланмый. Бакчачылар аны җимешләре эре, йомшак булганы, коелмавы өчен ярата. Ул уңышны да бик тиз бирә башлый, утыртканнан соң, икенче елга тәмле җимешләре белән сыйлый башлый.

Иң мөһиме - аның җимешләре бик файдалы: йоштада аскорбин кислотасы, яки С витамины крыжовниктагыга караганда 1,5 тапкыр күбрәк. Ул үзендә шикәр күплеге белән дә аерыла, кайчагында ул 7 проценттан артып китә. Аның яңа өлгергән җимешләрен күбрәк ашарга тырышыгыз, ул ашказаны һәм эчәк авыруы булган кешеләр өчен дә файдалы. Шулай ук кан әйләнешен яхшыртырга, организмнан төрле шлаклар һәм токсиннарны, авыр металл һәм хәтта радионуклидларны чыгарырга ярдәм итә.

Хуҗабикәләр йоштадан кайнатма, сутлар, компотлар, джем, повидло, желе ясый. Кышкылыкка аз гына шикәр комы кушып, туңдыргычта куйсаң, барлык файдалы матдәләре саклана. Җимешләрен киптереп тә куярга була, кыш, вируслы авырулар таралган чорда, витаминга бай җимешләре иммунитетны күтәрә, салкын тиюдән саклый, организмга ярдәмгә килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев