Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә ике балага ялгыш коронавируска каршы прививка ясаганнар.
Сабыйларга дифтерия, столбняк, коклюш һәм гепатит В прививкасы урынына Pfizer препаратын кадаганнар. Бу хәлдән соң, ике айлык кыз белән дүрт айлык малайны югары тән температурасы белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар.
Прививкаларны бутаган шәфкать туташы вакытлыча эшеннән азат ителгән. Тикшерү эшләре алып барыла.
Нет комментариев