Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ял көннәрендә Татарстанда бераз салкынайтачак

Ял көннәрендә Татарстанда бераз салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Шимбә көнне, 18 мартта, Республика аша атмосфера фронты узачак. Төнлә бөтен җирдә һәм көндез төбәкнең көнчыгышында гына явым-төшем булырга мөмкин. Кайбер урыннарда кыска вакытлы бураннар булуы фаразлана.

Төнлә һава температурасы -4дән +1 градуска кадәр, көндез -1дән +3кә кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда бозлавык булачак, - дип кисәтә синоптиклар.

Якшәмбе, 19 мартта, антициклон аркасында Татарстан территориясендә явым-төшем бик аз булачак. Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -6, -11 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава яңадан -1, +3 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, 20 мартта, явым-төшем аз булачак. Һава температурасы төнлә -3...-8 градуска кадәр һәм көндез +1...+6 градуска кадәр җылы булачак.

источник

Марат Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев