Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эшсезлек буенча пособиегә өстәмә алу мөмкинлеген аңлаттылар

Пособие соңгы эш урынында уртача хезмәт хакының билгеле бер проценты күләмендә исәпләнелә.

Санкт-Петербург университетының хезмәт һәм социаль хокук кафедрасы ассистенты Фатыйма Ногайлиева “Известия” хәбәрчесенә эшсезлек буенча пособиегә өстәмәне ничек алырга икәнен аңлатып үткән.
Аның әйтүенчә, эшен югалтып, эшсезлек буенча учетка баскан кешегә социаль түләүләр тиеш. Аларның күләме һәм срогы кешенең яшенә, эшен югалту сәбәбенә, хезмәт стажына, хезмәт хакына бәйле.
Пособие соңгы эш урынында уртача хезмәт хакының билгеле бер проценты күләмендә исәпләнелә. Беренче өч айда –эш хакының 75 проценты, шуннан соң тагын өч айда – 60 проценты күләмендә.
Моннан тыш махсус шартлар күздә тотылган. Хезмәткәр пенсия алды яшенә җиткән очракта, пособие озаграк түләнелә. Беренче өч айда – 75 процент, аннан соң килүче тагын дүрт айда – 60 процент, шуннан 2 елга кадәр – 45 процент күләмендә.

Пособиенең максималь күләме – аена 12 792 сум.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев