Декретта утырган вакыт пенсиягә чыкканда ничек исәпләнелә?
Белеп торыгыз

Декретта утырган вакыт пенсиягә чыкканда ничек исәпләнелә?

"Декретта утырган вакыт пенсиягә чыкканда ничек исәпләнелә?"- Алия Кашапова, Буадан сорау бирде.

Россия Пенсия фондының Буа бүлеге матбугат хезмәте:

– Декрет ялы иминият стажына кертелә. Аның коэффициентлары түбәндәгечә:

беренче бала белән 1 ел декрет ялы – 1,8 пенсия коэффициентына, икенче бала белән 1 ел декрет ялы – 3,6 пенсия коэффициентына, өченче һәм дүртенче бала белән бер ел декрет ялы 5,4 пенсия коэффициентына тигез. Декрет ялы – 1,5 ел, барлыгы исә 6 елдан да артмаска тиеш.

"Ватаным Татарстан"

фото: https://pixabay.com/ru


Нет комментариев