Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дәүләт Думасы балаларга һәм йөкле хатыннарга универсаль пособие түләү проектын кабул итте

Дәүләт Думасы йөкле хатыннарга һәм 17 яшькә кадәрге балаларга түләү өчен универсаль пособие билгеләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Түләүләр 1 гыйнвардан килә башлар дип көтелә. Бу елның 31 декабренә кадәр балалары туган гаиләләр пособиене иске кагыйдәләр буенча да ала ала, шулай ук аларның универсаль пособиене сайлау мөмкинлеге дә булачак.

Универсаль пособие берьюлы берничә социаль түләүне берләштерәчәк. Әйтик, аңа йөклелекнең беренче атналарында исәпкә баскан хатын-кызларга каралган түләү, 1,5 яшькә кадәрге баланы караучы иминиятләштерелмәгән затка каралган пособие, беренче бала тугач барлык төбәкләрдә бюджеттан бирелә торган түләүләр керәчәк. Моннан тыш, универсаль пособиегә өченче бала өчен түләү (ул 78 төбәктә генә бар), 3 яшьтән 8 яшькә кадәрге балаларга пособие һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балаларга Пенсия фондыннан түләнә торган пособие дә кертеләчәк.

Пособиене гаиләдәге бер кеше башына туры килгән керем бер яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирәчәкләр. Пособие күләме төбәк яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәчәк. 2023 елда ил буенча уртача алганда ул 7 мең, 10,5 мең һәм 14 мең сум.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев