Чирмешәннең “Кояшлы” лагеренда ремонт бара
Җәйге каникул чорында районның “Кояшлы” ял һәм сәламәтләндерү лагерендә 180 бала ял итүе көтелә.
-Лагерьнең корпуслары яшь хуҗаларын кабул итәргә әзер диярлек. Сменалар персонал белән комплектланган, - диде “Кояшлы” лагере директоры Җәүдәт Мотыйгуллин. Беренче смена ишекләре 13 июньдә ачыла. Биредә 4 июльгә кадәр 50 укучы ял итәргә тиеш. 7 июльдән 28 июльгә кадәр тагын 50 бала каникулларын файдалы һәм кызыклы уздыра алачак. Өченче сменага 50 яшь спортчы килә. Алар лагерьгә 1 августтан 19 августка кадәр хуҗа булачак. Дүртенче – 7 көнлек соңгы сменада җырларга, биергә яратучы, гомумән, сәнгатьне үз итүче укучыларны көтәләр.
Бу көннәрдә “Кояшлы”да ремонт бара: тротуарларны яңарталар, амфитеатр да матурлана, байтак урында асфальт җәеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев