Чирмешәннең баш ветеринария табибы шикле мал сатучылар хакында үзләренә хәбәр итәргә өнди
Илдә эпидемиологик хәл катлаулы булып кала. Илнең төрле төбәкләрендә, күрше республикаларда да хайваннарда һәм кошларда куркыныч инфекцияләр кабынуы теркәлә. Кыргый табигатьтәге авырулар хуҗалыкларыбызга куркыныч тудыра.
Район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Мостафин әйтүенчә, бәла-казаларның төп сәбәбе - вируслардан бигрәк, кешеләрнең ваемсызлыгы һәм документсыз сәүдә итү.
Районга йогышлы авырулар таралмасын өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү зарур:
-авыл җирлекләре башлыклары халыкка куркыныч авырулар турында мәгълүмат бирергә һәм аңлату эшләре алып барырга тиеш;
-алыпсатарлар - махсус контрольгә. Нәкъ менә алар, төбәкләр арасында йөреп, инфекция тарата;
-терлекләр белән сәүдә итү ветеринария документлары булганда гына рөхсәт ителә. Белешмәсез, арзан бәядән мал яки кош-корт сатып алу барлык баш санын югалтуга китерергә мөмкин.
- Шикле мал сатучы яки читтән китерелгән терлек күрсәгез, битараф булмагыз! Кичекмәстән Россельхознадзорга яки районның ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез. Сезнең шалтырату гомуми иминлекне саклап калачак, - диде Рөстәм Җәүдәт улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев