Чирмешәнлеләр Ютазыда кымыз эчеп кайттылар
Районның үзешчән артистлары Ютазы районында узган Кымыз бәйрәмендә катнаштылар.
Төрки телле халыклар иҗатының 4 нче Төбәкара фестивалендә район мәдәният йортының “Умырзая”, Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” халык фольклор ансамбльләре, Урманасты Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Мирас” вокал ансамбле чыгыш ясаган. Шулай ук бу чарага Әмир авылы осталары: авыл клубының “Әбиләр чуагы” клуб формированиесендә һәм авыл китапханәсенең “Калфак” түгәрәгендә катнашучылар да барган. Коллективларга дипломнар тапшырганнар.
Гөлшат Әгъләмова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев