Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәнгә аучылар күрше районнардан да киләләр

Суда йөзүче киек кошларга 15 апрельдән төп ау сезоны ачылды, ул 1 майга кадәр дәвам итәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, хайваннар, үсемлекләр дөньясы объектларын файдалану өлкәсендәге хокук бозуларны булдырмау һәм ачыклау максатыннан, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының район бүлеге хезмәткәрләре, җәмәгать инспекторлары һәм аучылык хуҗалыгы егерьләре аучылык җирләре территориясенә көн саен профилактик рейдларга чыгалар.

- Бу көннәрдә киек кошлар яши торган урыннарда ешрак булырга туры килә, - ди Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район буенча бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсүмов. – Рейдлар вакытында аучылык билетларын, коралга һәм ауга рөхсәт документларын җентекләп тикшерәбез. 15 апрельдән республикада янгын куркынычы булган чор игълан ителде. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бу вакытта саклык чаралары күрергә чакыра.

Районда аучылык билетлары алучылар күп булса да, аларның йөзләбе генә сунарчылык итә. Гадәттә көзге ау популяррак икән, кыйммәтле мехлы җәнлекләргә (пушные звери) ау ачылгач, 80-90 кеше аңа рәхсәт ала. Ә язгы ауга чыгучылар берничә дистә генә. Сунарчылык белән шөгыльләнүчеләрнең 35-40лабы гына җирле халык, калганнары безгә кунакка килүче, күрше район кешеләре.

Бу язда киек кошларга ауга 73 кеше рөхсәт алган.

 

Фәрит Мәгъсүмов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев