Чирмешәндә сөт кухнясы бинасын ремонтладылар
Балаларны халыкара яклау көне алдыннан районыбыз сабыйларына һәм аларның ата-аналарына гадәти булмаган бүләк булды. Район үзәк больницасының балалар ризыкларын өләшү пункты капиталь ремонттан соң ишекләрен ачты.
Ремонт кысаларында бинада тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, сантехника җиһазлары яңартылган, янгын куркынычсызлыгы системалары урнаштырылган. Эчке бизәкләү эшләренә заманча материаллар файдаланганнар, ул балалар поликлиникалары стилендә ясалган. Шулай ук навигация системасы һәм ачык күренә торган фасад табличкалары куеп, килүчеләр өчен уңайлылык булдырылган.

- Сөт продукциясе биш көнгә бер (аена 6 тапкыр) китерелә, - диде район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. – Ата-аналарны һәм балаларны уңайлы шартларда кабул итәбез, суыткыч җайланмаларын яңарткан, персоналларның эш урыннарын җиһазлауда ярдәм иткән хөкүмәтебезгә рәхмәт.
Бүген сөт кухнясы 3 яшькә кадәрге 252 балага хезмәт күрсәтә. Бер яшькә кадәрге балалар өчен - катнашмалар, ә зурраклар өчен сөт, кефир һәм эремчек бирелә.

-Ремонт вакытында бүлмәләрнең заманча булуына, бердәм навигация системасын ясауга зур игътибар бирдек. Хезмәткәрләр яхшы шартларда эшләргә, ә килүчеләр өчен уңайлы хезмәт күрсәтелергә тиеш, - диде ремонт эшләрен алып барган оешма вәкиле Денис Парфильев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев