Чирмешәндә кагыйдәләрне балалар бакчасыннан ук өйрәнәләр
Район үзәгенең “Чишмәкәй” балалар бакчасында юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнү чарасы үтте.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Кәбирова, “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова ата-аналар һәм балалар белән әңгәмә кордылар, спорт уеннары оештырдылар.

Чарада катнашучылар райондагы һәм республикадагы юл һәлакәтләренең статистикасы белән таныштылар, автомобильдә балаларны махсус җайланмаларда йөртү, тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә яктылык кайтаручы элементлар куллану кебек таләпләрне кабат искә төшерделәр.
Гөлшат Җамалтдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев