Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә яшь әниләрнең балаларын китапханәчеләр уйнатачак

Район үзәк китапханәсе коллективы 180 мең сум күләмендә грант откан.

Алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу конкурсында “Иҗат һәм үсеш территориясе” проекты белән китапханә эше номинациясендә җиңү яулаганнар.

-Әлеге проект үзәк китапханә базасында иҗади иҗтимагый киңлек ясап, яшьләрнең ялын оештыруга юнәлдерелә, биредә берничә зона эшләячәк, - диде үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Чулпан Мөбарәкшина.

Коворкинг зонасы төрле яшьтәге һәм төрле социаль статустагы кешеләр өчен аралашу, ял итү һәм иҗади хезмәттәшлек итү, презентацияләр, лекцияләр, тренинглар уздыру урыны була.

Арт-зонада мастер-класслар һәм күргәзмәләр оештыру планлаштырыла. Биредә иҗат итү, интеллектуаль һәм рухи үсеш дәрәҗәсен күтәрү, бер-берең белән аралашырга, яңа танышлар булдырырга һәм вакытны күңелле итеп үткәрергә мөмкин булачак.

“БиблиоПродленка” - иң кечкенәләр зонасы. Яшь әниләр балаларын монда берничә сәгатькә калдырып, үз эшләре белән (китап сайлау, компьютерда эшләү, монда ук эшлекле очрашу оештырыру яки ял итү) шөгыльләнә алалар. 1,5 яшьтән 10 яшькә кадәрле балалар бу вакытта белгечләр белән рәсем ясый, китап укый, видеофильмнар карый.

Грант акчаларына төсле, каркассыз утыргычлар, 3D принтер, балалар өчен уеннар, акрил буяулар, скульптура гипсы, футболкалар, бейсболкалар, яшьләр аудиториясе өчен матур әдәбият сатып алу планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев