Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Чирмешәндә “Аеклык ноктасы” проекты кысаларында ике әнигә хәмердән арынырга булышканнар

“Аеклык ноктасы” дигән проект эчкече әти-әниләргә аеклык юлына басарга булыша. Быел районда ике әнигә алкоголь бәйлелегеннән котылырга ярдәм иткәннәр. 2024 елда бер ата кешегә дә гаиләсен саклап калуда ярдәме тигән бу проектның.

Районда бер хатын-кыз, аның язмышына битараф булмаган күршеләре ярдәмендә, яңа тормыш башлап җибәрә, бу - чынбарлык. Яшь ана мәктәпкәчә яшьтәге ике баласын чак кына югалтмый кала. Балаларын ялгызы гына үстерүче якташыбыз рюмканы кулына еш ала башлый, акрынлап тормыш упкынына тәгәри, ә моннан бәләкәй балалар зыян күрә. Арендалап яшәгән бәләкәй генә йортта тормыш шартлары бик начар, суык, сабыйларның тамаклары да туймый, алар еш кына балалар бакчасына да бармыйча калалар.

Бәхеткә, бу гаиләнең күршеләре битараф булмаган кешеләр булып чыга, алар балаларның һәм аларның әниләренең язмышы хакында борчылып, вәзгыятьне тиешле органнарга хәбәр иттеләр.

-Без бу гаиләне барып күргәндә, дөрестән дә, хәл аяныч иде, - ди районның гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Светлана Владимирова. – Әни кешене “Аеклык ноктасы” проекты кысаларында дәваланырга күндердек. Ул больницада вакытта балаларның олысы апасында яшәп торды, ә кечесен балалар йортына урнаштырдык. Хәзер инде гаилә барлык уңайлыклары да булган йорт арендалап яши, балалар да әни тәрбиясе тоя башлады. Бу курс алты айлык, ана кеше ай саен барып, дәваланып кайта.

“Аеклык ноктасы” республика проекты ата-аналарны алкоголизмнан дәвалауга, аларның психологик сәламәтлеген яхшыртуга, гаиләдә балаларны тәрбияләү өчен шартлар булдыру һәм балаларны приютка җибәрүне юл куймауга юнәлдерелгән. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган әлеге программа балалар приютта түгел, ә гаиләдә үссеннәр өчен эшли.  Менә шундый гаиләләрне ачыклап, эчкече ата-аналарны дәвалануга җибәрү бурычы куела. Курс пациентларның үзләренә генә түгел, ә аларның туганнарына да консультация бирүне күздә тота. Социаль тернәкләндерү буенча бу зур эш районның барлык хезмәтләре һәм оешмалары тырышлыгы белән тормышка ашырыла.

Фото ясалма фәһем ярдәмендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев