Чирмешәндә административ комиссия бер оешма җитәкчесенә карата дүрт беркетмә төзегән
Җәйнең икенче аенда район башкарма комитетының административ комиссиясе Бәркәтә, Түбән Кармалка, Иске Үтәмеш, Туймәт авыл җирлекләрендә һәм район үзәгендә булып, урамнардагы чисталыкны тикшерде.
Чирмешәндәге бер йорт янында тротуар элементлары бозылуына тап булганнар. Комиссия төзекләндерү кагыйдәләрен санга сукмаган хуҗага карата беркетмә төзегән, тик ул бу җитешсезлекләрне бик тиз бетергән. Йорты чикләрендә чүп үләннәрен чапмаган чирмешәнлегә карата да беркетмә төзелгән.
Административ биналарның фасадлары, тирә-юне төзекләндерү кагыйдәләренә җавап бирерлек булырга тиеш. Район үзәгендәге бер сәүдә ноктасының арендаторына карата да шул кагыйдәләрне бозган өчен беркетмә тутырганнар.
-Район территриясендә элемтә объектларын тиешенчә карап тотмауга бәйле хокук бозуларга, атап әйткәндә, еш кына авария хәлендәге терәк баганаларга юлыгабыз, - диде район административ комиссиясе секретаре Диләрә Сөнгатуллина. – Бер оешма җитәкчесенә карата шул сәбәпле инде дүрт беркетмә төзедек. Моның өчен кисәтү ясала яки 15 меңнән 30 меңгә кадәр административ штраф күздә тотыла. Әгәр хокук бозу административ комиссия эше каралганчыга кадәр бетерелмәсә, штраф санкцияләреннән котылып булмый.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев