Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешәндә 14 егет һәм кызга паспорт бирделәр

Чирмешәндә 14 яше тулган ундүрт егет һәм кызга, тантаналы рәвештә, шәхесне раслаучы төп документ - паспорт бирделәр.

Илебезнең яшь гражданнарын котларга район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, “Алдынгылар хәрәкәте” вәкилләре, полиция бүлеге ветераннары, юл хәрәкәте иминлеге учреждениесе хезмәткәрләре килгән.

-Сез бүген паспорт аласыз, ул – бик мөһим вакыйга, шуңа күрә аны зур бәйрәм – Республика көне алдыннан оештырдык, - диде Надежда Габдерәшит кызы, егетләрне һәм кызларны котлап. – Әлегә паспортларыгызда үзегез турында күрсәтелгән мәгълүмат һәм яшәү урыныгызны күрсәтүче штамп кына тора. Киләчәктә гаилә хәлегез, балаларыгыз турында да язулар өстәлер. Документыгызны саклагыз, югалтмагыз.

Башка кунаклар да, яшүсмерләрне котлап, матур теләкләрен ирештерделәр, бүләкләр тапшырдылар.

-Миңа 14 яшь 22 июльдә тулды, бу көнне дулкынланып көттем, - ди Түбән Кармалкадан килгән Ангелина Киричук. - Паспорт алу үземә зур җаваплылык өсти.

Гомумән, районда балигъ гражданнарга паспорт бирүне бәйрәмчә оештыру матур гадәткә әверелде.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев