Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән урманчылары “Хәтер бакчасы” акциясенә кушылды

Чирмешән урманчылары Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан игълан ителгән Халыкара “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында 42200 төп агач үсентесе утырттылар.

Урман хуҗалыгы питомнигында үскән ике-өч еллык чыршы һәм каен үсентеләре берничә елда шаулап үсеп китәрләр һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә, чын мәгънәсендә, “Хәтер бакчасы”на әверелерләр.

Урманчылар өч участокта эш алып барганнар. Кызыл Чишмә авылы янындагы урманда 22200 төп каен утыртканнар, Светлогорск урманчылыгынада тагын бер участокта 12500 чыршы тамыр җибәрәчәк, Шешминка урманчылыгында 7500 төп чыршы үсентесенең тамырларын туфракка күмдергәннәр.

- Агач утырту эшендә 57 хезмәттәшебез катнашты, аларга унлап волонтер да ярдәмгә килде, - диде Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе урынбасары Әлфинур Җиһаншина. – Һәркемнең сугышта үлеп калган якыннары бар. Без һәр елны бу акциягә шулай өлеш кертәбез, былтыр 29300 төп агач утырткан идек.

Гомумән, акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кеше истәлегенә 27 миллион төп агач утырту бурычы йөкләнгән. Безнең районнан әлеге канкойгыч сугышта 19852 кеше катнашкан, шуларның 8532се яу кырында башларын салган. Бу агачлар алар истәлеген саклар.

Үткән ел республикада “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында бер миллион 200 мең төп агач утыртылган булган. Бу сугышта катнашкан 378 мең татарстанлы якыннары янына әйләнеп кайта алмаган.

 

Әлфинур Җиһаншина фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев