Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән сунарчылары язгы ау сезонына әзерләнә

1 апрельдән республика территориясендә киек кошларга язгы ау сезоны ачылды.

Алай да аерым кошларны аулау өчен конкрет вакыт аралыгы билгеләнә. Кайберләренә бик кыска, бары ун көн генә. Безнең якларда яшәүче кыр казларын һәм ата кыр үрдәкләрен 15 апрельдән 24 апрельгә кадәр ауларга була. 22 апрельдән 1 майга кадәр ау мылтыгы көпшәсен урман шөлдиләренә (лесной кулик) төбәргә рөхсәт ителә.

- Язгы ауның үзенчәлеге бар, аучылар ышык урыннан, шалаштан гына атарга тиешләр, - диде ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Чирмешән районы буенча бүлек начальнигы Фәрит Мәгъсумов. – Безнең районда 200дә күбрәк аучы исәпләнсә дә, язгы сезонга сунарчылыкка рөхсәт алучылар күп түгел – 50-60 кына. Төлкеләр санын көйләү максатында аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләренә аларны аулауга рәхсәт бирелә.

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Чирмешән районара бүлеге үләннәрне яндырырга ярамавы турында да кисәтә. Утта коры үләндә яки туфрак өстендә яшәүче җәнлекләр (куян, керпе, җир-су хайваннары) һәлак була, сирәк очрый торган кошларның оялары юк ителә. Ул урман янгыннарына да китерергә мөмкин. Ут белән сак булыгыз һәм табигатьне саклагыз!

Фәрит Мәгъсумов фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев