Чирмешән районының архив бүлегендә 90 еллык документлар да саклана
1988 елда оешкан район архив бүлеге фондларында 28197 берәмлек документ саклана, анда 90 еллык документлар да бар.
Архив бүлеге райондагы 33 оешма белән хезмәттәшлек итә, муниципаль архивны комплектлау чыганакларына һәм район учреждениеләренә даими рәвештә гамәли һәм методик ярдәм күрсәтә. Финанс-бюджет палатасы, Түбән Кәминкә һәм Түбән Кармалка авыл җирлекләре белгечләре белән даими сакланучы документларын тәртипкә салу, системалаштыру, аларны тапшыру сроклары буенча семинарлар үткәрелгән.
-Гражданнардан һәм хакимият органнарыннан үтенечләр (запрослар) шактый, алар буенча эш көндәлек бурыч булып тора, ул күп вакытны ала, – диде бүлек җитәкчесе Лилия Мортазина. – Быел кергән 675 запросның 567 се уңай җавап алды. Айга уртача 50-60 белешмә әзерләргә туры килә.
Архивка үзең барып кына түгел, ә электрон формада да теге яки бу документны сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гадәттә, билгеле бер чорга, хезмәт хакы һәм стаж турында белешмә сорыйлар. Мондый мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге РФ Пенсия фондыннан һәм күп функцияле үзәк аша керә, гражданнар үзләре дә запрос бирә.
-Пенсиягә чыгарга җыенучыларга шуны әйтәсем килә: архивка килгәнче РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәтенә барып киңәшегез, ул белешмә сезгә кирәк буламы, юкмы, – диде Лилия Рауф кызы. – Бер белешмә әзерләү өчен архив фондындагы байтак документларны кузгатырга туры килә бит.
Архив документлар гына түгел, ә гореф-гадәтләрне, милли йолаларны, киемнәрне, ашларны, телне, гомумән, милләтне саклап калу буенча да зур эш башкара. “Без тарихта эзлебез” (“Эхо веков в истории семьи”) республика бәйгесенең зона этабы Чирмешәндә узу үзе үк моңа дәлил. Апрель аенда узган әлеге бәйгедә район данын яклаган Мортазиннар гаиләсе икенче урын яулаган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев