Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районындагы янгыннарда ике кешенең гомере өзелгән

Быел узган алты айда район янгын сүндерүчеләренә 19 хәбәр кергән, 2023 елның бу чорында әлеге күрсәткеч - 89 ук.

-Бәхеткә, быел мондый ут бәла-казалары кимрәк. 19 хәбәрнең 13се янгын буларак теркәлгән, бу үткән елның шул чорындагыдан 4,8 тапкыр кимрәк (былтыр – 63). Биш тапкыр ялган чакыруларга да чыгарга туры килде, - диде 135 нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин. – Кызганыч, быел ике янгында ике кешенең гомере өзелде, аның берсе – бала.

2023 ел дәвамында исә частькә 125 чакыру кергән, шуларның 80е янгын буларак теркәлгән. Янгыннарда бер кеше һәлак булган, бер бала җәрәхәтләр алган. Белгечләр 58 тапкыр үләнгә капкан утны сүндерергә барганнар, 44 очракта чакыру ялган булган. Юл-транспорт һәлакәтендә чыккан янгынны да сүндерегә туры килә коткаручыларга.

-Көннәр коры тора, шунлыктан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зарур. Үләннәргә ут капкан очракта, алар торак пунктларга күчеп зыян салмасын өчен, авыл тирәләрендәге чүп үләннәрен, куакларны чабып алырга, 10 метрдан да ким булмаган киңлектә минеральләштерелгән полосалар ясарга кирәк, - диде Фәрит  Фәрхать улы. - Һәр җирлектә янгын сүндерүгә җайлаштырылган техника әзер булса, ут казаларын кисәтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев